ВАЛЕТ и. фр. Уен карталарында: унлык белән дама арасындагы егет рәсеме ясалган карта; сурәтле уен карталарының иң кечкенәсе . Үтте, юнкер, фартлы заманың, Кызыл валет яба дамаңны! Х.Туфан. Менә крест тугызлысы. Менә сиңа валет, аны баса. Г.Гомәр