ВАЛЕРИА’Н ВАЛЕРИА’НА и. фр. 1) биол. Валерианачалар семьялыгыннан, туры сабаклы, озынлыгы ике метрга кадәр биеклектәге, тамырлары шифалы күпьеллык үләнчел үсемлек; песи үләне . Ә теге «мәче ярата торган» үләннең нәрсә икәнен мин 30 – 40 еллардан соң гына белдем. Мәрфугатти валериан үләнен җыйган икән. М.Мәһдиев. Татарстан Республикасы территориясендә дару валерианасы урман буйларында, сазлык, елга һәм күл ярларында үсә. Мәдәни җомга. Валериана Ерак Төньяктан һәм чүлләрдән башка һәр җирдә үсә 2) мед. Шул үсемлек тамырыннан ясалган дару. Ул, ашыга-ашыга, стаканга валериан тамчысы тамызды да тизрәк эчеп җибәрде. Н.Дәүли |