ВАЛ II и. нем. тех. Төрле механизмнарның әйләнә торган өлешен тотып торган деталь; күчәр, әйләнмәле үзәк . Тракторның ниндидер валы ычкынган икән, валның башындагы тишеккә Сәхия алып килгән дага кадагы кереп ипләнде. Ф.Яруллин. Шундый ашыгыч кирәк булган бүлү валлары кайтып өлгермәде. Ә.Еники. Ахырда, бүлү валларын Казаннан сората башлыйлар. Вәгъдә тиз килә, ләкин валлар үзләре, шушы көнгә кадәр, һаман килеп җитә алмыйлар. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә