ВАКЫФ и. гар. 1) Мөселманнарда: дәүләт яисә аерым затның, дин үсешенә ярдәм итү максатында, иганәчелек рәвешендә тапшырган яисә васыять иткән күчемле һәм күчемсез милке. Вакыф сыйфатында бирү өчен, милекнең – хәләл, хуҗасының аңа ия булуы, аның табыш китерә алуы шарт. Татар энциклопедиясе. Вакыф, өлешчә, татар җәмгыятендә дини оешмаларның, уку йортларының чикләнгән яшәү чыганагы булып торган. Мәдәни җомга 2) Шул мөлкәт белән эш итүче фонд, рәсми оешма. 1917 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә вакыф бүлеге оештырыла. Мәдәни җомга . Моннан унбиш еллар элек, Төркиягә баргач, мин анда төрле вакыфлар, фондларның күплегенә гаҗәпләнгән идем. Идел |