ВАКЫТЫНДА рәв. 1) Кайчандыр, билгесез бер вакытта; элек. Вакытында бу җирләрдә сазлык булган 2) Тиешле, кирәкле вакытта (сәгатьтә). Бу кешеләр Габдулла Тукайның Олы Мәңгәргә килүе хакында кызыклы истәлекләр сөйли торган булганнар, ләкин, вакытында язылып алынмыйча, онытылганнар. М.Әхмәтҗанов. Инде бүген вакытында кайтам, дип, кабинетыңнан чыгып барганда, гафу итегез, бер генә минутка, дип, берәрсе килеп керә дә бөтен планыңны боза да куя. В.Нуруллин. Ул [Гәүһәр] авырсынмый укый, --- имтиханнарын берсе артыннан берсен вакытында бирә бара. Г.Әпсәләмов 3) Иң кирәкле вакытта, моментта (көтелмәгән хәл булганчы). Мисбах, басма аркылы чыкканда, суга егылып төшә язды. Ярый әле арттан килүче сержант Морозовның көчле куллары аны вакытында тотып калды. Г.Әпсәләмов |