ВАКЫТСЫЗ с. 1. 1) Буш вакыты булмаган; тыгыз. Бакчы, уенын башлаган, күңелен биргән курчагына, Күр бәхетсезлекне, тап килдем вакытсыз чагына. Дәрдемәнд 2) Урыны яки вакыты уңайсыз булган, көтелмәгән, беркемне дә күрәсе килмәгән. Бик вакытсыз чакта Нургалинең күзенә күренде бу Сөләйманов. Ә.Еники 3) Вакытыннан элек булган, бик иртә, яшьли. Өзелеп яраткан иреннән, шулкадәр шәфкатьсезлек белән, вакытсыз аерылып калган яшь хатынның күзенә йокы керми, ул яткан урынында борсалана иде... М.Әмир 4) Үз вакытына туры килмәгән, бик соң я бик иртә; гадәттәгедән кичеккән, соңга калган яки алданрак булган. Вакытсыз азан әйткән мәзиннәр яисә вакытсыз чиркәү каккан звонарьлар була инде. Г.Тукай. Вакытсыз йөрүченең аяк тавышын сизеп, ферма эте Сатурн кабаланып өрә башлады. Ф.Хөсни 2. рәв. мәгъ. 1) Соңлап, тиешле вакыттан кичегеп. Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Г.Тукай 2) Вакытыннан элек, яшенә туры килмичә. Вакытсыз тирәнәйгән сызыклар – аның иреген буган чәнечкеле тимерчыбыкларның каһәрле шәүләсеннән уелып калган яра истәлек кебек. М.Галиев. Вакытсыз гүргә керү. Кайгы кешене вакытсыз картайта 3) Билгеләнгән, тиешле вакытыннан узып, үз вакыты җитмичә. Вакытсыз чәчәк атмый, үстергән гөлләрең дә. Җыр ◊ Вакытсыз чак (вакыт) Кеше кабул итми торган чак, тыгыз эш яки ашау-эчү, ял-йокы вакыты. [Гайни:] Бу вакытсыз вакытта кем йөри, дисәм, син икәнсең әле. Г.Камал |