ВАКЫТЛЫ’ЧА рәв. 1) Билгеле бер вакытка (срокка) кадәр. Вакытлыча гына озата барам, диеп, Минем йөрәгемә ут салма. Җыр. Җәгъфәр хатынына икенче тәкъдим ясады, --- әллә вакытлыча эштән китеп торасыңмы? Ял да итәр идең... Г.Әпсәләмов 2) Бераз, аз гына. Гөлбану карчык исә, кызы кайтуы шатлыгыннан, Рәүф семьясындагы бәрелешләрдән, вакытлыча булса да, читкә китә. Г.Нигъмәти. Кайбер нәрсәләрне вакытлыча үзгәртсә дә, актыктан, барыбер, иске эзгә кайтачак. Г.Әпсәләмов |