ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ и. Билгеле бер вакыт арасы эчендә кабатланып чыга торган, көндәлек вакыйгаларны чагылдырып барган газета һәм журналлар. 1905–1907 елгы беренче Русия революциясе тәэсирендә барлыкка килгән вакытлы татар демократик матбугаты, үзенең беренче адымнарыннан ук, полиция һәм цензураның өзлексез эзәрлекләүләренә юлыга. Р.Әмирхан. [Тинегин] Баш идарәгә, вакытлы Казан матбугат комитетын биш кешедән төзү турында, «кыю» проект тәкъдим итә. Р.Әмирханов. Русиядәге беренче халык революциясе елларында, массаларның хәлиткеч көрәше нәтиҗәсендә, милли телләрдә вакытлы матбугат ачу мөмкинлекләре туа. Иманга тугрылык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә