ВАКЫТЛЫ’-ВАКЫТСЫЗ рәв. 1. 1) Кирәкле-кирәксез вакытта, тиешсез чакта, теләсә кайчан . [Әхмәтсафа агай] Угылы Хәсәншага һәм приказчикларына, вакытлы-вакытсыз шәһәргә чыгып, эшсез, анда-монда йөрергә рөхсәт бирми торган иде. Ш.Мөхәммәдев. Нинди сессия ул, нигә, вакытлы-вакытсыз, ферма турында сүз кузгатасыз? Ә.Еники

2) Көтмәгәндә, искәрмәстән; җайсыз вакытта. Гармунда хәзер үк уйнап карыйсы килсә дә, Мөнирҗан тыелырга мәҗбүр булды: вакытлы-вакытсыз кычкыртканны яратмаслар йә бөтенләй яшереп куярлар. H.Әхмәдиев. [Доцент Янгура] --- болай вакытлы-вакытсыз борчуы өчен бик түбәнчелек белән гафу үтенгәннән соң, шаян тонга күчеп: --- – Кич өйдә булырсызмы, кунакка барам, – диде. Г.Әпсәләмов

3) Тиешсезгә, урынсыз яки мәгънәсез рәвештә. Шунда Факлә апа, тота да, кычкырып, такмак әйтергә тотына яки, вакытлы-вакытсыз, кода-кодагыйларны мактап алып китә. Н.Измайлова

2. с. мәгъ. Кирәк булмаган, артык, урынсыз. Хәзер инде вакытлы-вакытсыз явымнарны көт тә тор. Ш.Камал. Ташлагыз әле шул вакытлы-вакытсыз шаяруларыгызны. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә