ВАКЫТЛЫ с. 1. 1) Билгеле бер вакыт кысаларында, чикләнгән вакыт аралыгында бара, хәрәкәт итә, исәпләнә яки кулланылышта була торган; киресе: даими. Янар таулар көчле – Җирне тетрәтәләр, Тик вакытлы алар – сүнәчәк. Ф.Кәрим. – Бернинди табышу, пар килү юк. Фәгыйлә бездә болай гына – вакытлы фатирчы булып кына тора, – дип, акрын гына әйтеп куйды [Шакирҗан]. С.Сабиров

2) Уза торган, үтә торган, тиз үтеп китәчәк. Без ул чакта күңелләребез белән сизә идек, болар – вакытлы адашулар, болар – акыл җитмәүдән. М.Мәһдиев. Болар – әле вакытлы кыенлык, вакытлы газап, вакытлы ачлык. М.Мәһдиев. Җәгъфәр белән ара көннән-көн катлаулана, кискенләшә барса да, Гәүһәр һәлакәт киләсенә һич ышанмый иде. Кайгырса да, газапланса да, боларны вакытлы бер чир итеп карый. Г.Әпсәләмов

2. рәв. мәгъ. 1) Билгеле бер срокка кадәр, вакытлыча . Майор янә, улларын күрү куанычын уртаклашып, берничә җылы сүз әйтә, күрешүнең бик кыска вакытлы булуына тәәссеф белдерә. Ә.Еники. Кавышу һәм вакытлы аерылып тору ---. Н.Исәнбәт

2) Соңга калмыйча, үз вакытында; кирәк вакытта. Киләләр бугай, ярый, бик яхшы, бик вакытлы киләләр. Г.Камал. Бик вакытлы – җинаять өстендә капты кулга. Ә.Баян. Әтисе кызын үз янына бик вакытлы алдыра. Мәдәни җомга

3) Төгәл билгеләнгән тәртип белән, режим буенча. Вакытлы ятып, вакытлы йоклап, вакытлы торганга күрә, ул бүген үзендә --- башка көннәрдәгедән аерым, җиңелчә генә бер көч сизә иде. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә