ВАКЫ’Т-ВАКЫТ рәв. 1) Ара-тирә, кайбер вакытта, кайчакта, кайвакыт. Җәгъфәр, бер сүз әйтмичә, ашамый-эчми чыгып китте. Ул да ябыккан, Гәүһәр аны вакыт-вакыт кызганып та куя иде. Г.Әпсәләмов. Вакыт-вакыт, йокы белән аңгырайган акыл саташып куя. Н.Гыйматдинова 2) Әледән-әле, еш кына. Тегермәнче улактан аккан онны, вакыт-вакыт, учына алып карый, бармаклары белән уа һәм ике таш арасына коелган орлыкның күләмен, тизлеген көйли. М.Мәһдиев. Кап-кара күктә, вакыт-вакыт, яшькелт ялтыраулар хасил була. Г.Әпсәләмов. Бу сагыш, вакыт-вакыт, Бибинур апалар өендә дә кабынып китә торган иде. Г.Ахунов |