ВА’КЫЙГАН кер. сүз гар. иск. кит. Чынлап та, дөрестән дә. Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган, минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты. Г.Тукай. Вакыйган, бер кешенең корсагының түгәрәклеге өчен, әллә ничә мең кешене алдап тор, имеш!.. Г.Исхакый. Һәм дә, вакыйган да, Тургенев китаплары Мансур әфәнденең тамырларыннан йөреп, аны әллә нинди электрикләнгән кебек итәләр. Г.Исхакый. Вакыйган, бу вак сәнгатьчеләрнең вә фокараның урамы иде ---. Г.Гобәйдуллин |