ВАКЫЙГА и. гар. 1) Шәхси яки иҗтимагый тормышта килеп чыккан, истә калырлык эш-хәл, күренеш. Кронштадка бару – үзе бер онытылмас вакыйга. С.Сөләйманова . Эчке эшләр министрлыгында көндәлек вакыйгаларны теркәп бара торган кенәгәгә яңа хәбәр өстәлде. М.Насыйбуллин. Якташым һәм каләмдәшем белән бәйле берничә вакыйганы бу истәлекләрдә сөйләп бирүне кирәк дип табам. Г.Ахунов

2) Көтелмәгән, искитмәле хәл. Бу бөтен район өчен вакыйга булды инде. М.Вәли-Барҗылы

3) әд. Әдәби әсәрләрдә сурәтләнә торган эш-хәл. Әсәрдә вакыйга сугыш турында бара. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә