ВАКЧЫЛЛЫК и. Вакчыл булу. Зөфәр бабай, үзенең үтә вакчыллыгы белән, башкалардан аерылып тора. М.Гали. Моңа кадәр мөһим тоелган вакчыллыкларның бәясе төште. М.Юныс. Ачу да, үч алырга омтылу да бар иде бу көлүдә, тантанага сусау бар иде, вакчыллык, явызлык бар иде. А.Гыйләҗев. Яшәү белән үлем арасында эш йөртә торган бу кешеләргә бүтәннәргә гафу ителгән кимчелекләр, ялгыш-хаталар кичерелми, гадәти тормышта була торган вакчыллык, урынсыз шаярулар, уйламый әйткән сүзләр аларга килешми, чөнки без аларга илаһи затка караган кебек карыйбыз. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә