ВАКЧЫЛЛАНУ ф. Вакчыл булу, вакчылга әйләнү. Мәхмүт абзый, вакчылланма, зинһар! А.Шамов. Телле-тешле түгел, юкка-барга бәйләнми, тырыш, вакчылланып маташмый. А.Гыйләҗев. Элек комсомол сафларында торганмы ул, юкмы – вакчылланып тикшерергә вакыт җитмәгән. А.Гыйләҗев. Ләкин председатель вакчылланган: Очкынны, идарә сараена алып, бикләтеп куйган иде. Х.Камалов Вакчыллана бару Торган саен ныграк вакчыллану Вакчыллана башлау Вакчылланырга тотыну Вакчыллана төшү Бераз вакчыллану Вакчылланып бетү Бик вакчыл кешегә әйләнү Вакчылланып йөрү Әле, хәзер вакчыллык күрсәтү. --- нәрсә укыганга кадәр тикшереп, вакчылланып йөри. А.Гыйләҗев Вакчылланып карау Бик нык вакчыллану; артык вакчыллык күрсәтү Вакчылланып тору Һәрвакыт, гел вакчыллану. Пионерның һәр адымын контроль астына алып, тикшереп, вакчылланып торсаң, җиңеннән тотсаң, ул алдан бара алмаячак, алга әйди алмаячак. А.Тимергалин |