ВАКЧЫЛ с. 1) Юк-барга игътибар итүче, вак-төяк өчен ачуланучы, тиргәүче; вак сүзле. Җитәкче кеше, бәлки, вакчыл да булырга тиештер. М.Мәһдиев. Бу Ильясова да бик вакчыл кеше булып чыкты. М.Маликова. Әмма характеры начар, холыксыз, үзе бик вакчыл иде. Х.Камалов 2) Саран, кысмыр. Фатыйма ханбикәне табынга дәшкәннән соң, Елена Глинская тәмам инанды – Шаһгали ханга ышанырга була: Җангали түгел, үтә ялагай, үтә хөсет, үтә мал ярата, тар күңелле, вакчыл, юк кына бүләккә дә сабый балаларча кинәнә, нарасыйлана, ышана. М.Хәбибуллин |