ВАКЦИ’НА и. лат. 1) Кеше һәм хайван организмында иммунизация булдыру өчен, микроорганизмнардан яки алар эшләп чыгарган матдәләрдән алып ясалган препарат. Соңгы елларда вакцинага карата да төрле фикерләр ишетелә. Ватаным Татарстан. Хезмәткәрләрнең барысына да гриппка каршы вакцина ясалды. Ватаным Татарстан. Америка галимнәре дару һәм вакциналарны организмга медицина энәсеннән башка да кертү юлын тапкан. Мәдәни җомга 2) күч. информ. Нәрсәдән булса да саклану, нәрсәне дә булса булдырмау чарасы. Вируслардан саклану өчен вакцина программалары |