ВА’КУУМ и. лат. физ. тех. 1) Герметик томаланган сыешлык эчендәге газның, гадәттә, махсус насос ярдәмендә сирәкләндерелгән халәте (электр лампаларында, электрон приборларда, химия, азык-төлек сәнәгатендә һ.б. өлкәләрдә кулланыла). Вакуум буш булмый. М.Юныс. Ике-өч секунд эчендә, магнитофон кәтүкләре тыз-быз әйләнеп ала, вакуумда нәрсәдер сызгырып куя, аллы-гөлле лампалар бер янып, бер сүнеп торгалый һәм «Әсле-200» телгә килә. Ф.Баттал. Кем булыр икән ул ---? Куышы кипкән үләннәрдәнме, әллә гравитация вакуумыннанмы? Ә.Гаффар 2) күч. Нәрсәнең дә булса бөтенләй булмавы. Вакуум юк безнең сафларда: Төркем-төркем дәвамнар килә – Безнең юлда яшь фидакярләр, Алмаш булып, яңалар килә. Х.Туфан |