ВА’К-ТӨЯК с. 1. 1) Күләме, микъдары зур булмаган; вак. Вак-төяк китаплар басылып бетте. Г.Тукай. Сайрап торган вак-төяк кошлар туктадылар. Г.Тукай. Иртән торгач, ул казан астына вак-төяк такта яргалады. Ш.Камал. Иртәгәсен колхоз автобусын белештеләр, Хәернисаның йорт-җирен, вак-төяк кош-кортларын Исламгалигә ышандырып, Әхтәм-Жораны шәһәргә алып киттеләр. М.Мәһдиев

2) Башкалар белән чагыштырганда, күләме дә, әһәмияте дә әллә ни зур булмаган. Бу арада кулга төшкән вак-төяк китапларны укып маташам. Г.Исхакый. Татар янында сандал һәм вак-төяк нәрсәләр ята. М.Фәйзи

3) Зур булмаган, күп көч түкми торган, тиз генә эшләнә торган. Беркөнне колхозның вак-төяк эшләрендә йөрүче корма кызларга бригадир яңа нәрәт кушты. Н.Гыйматдинова

4) Кече яшьтәге. Чатыр янына вак-төяк бала-чага җыелды. М.Фәйзи

5) Түбән яки уртача хактагы, кыйммәте булмаган (гадәттә кечерәк әйберләр турында). Сабира карчык үлгәч, балалары вак-төяк әйберләрне күршеләргә таратты. Ч.Әхмәтова

6) күч. Җәмгыятьтә дәрәҗәсе түбән булган, зур урын тотмаган. [Мәхмүт] Үзенең, хәзрәт белән, вак-төяк кешеләр аңламый торган зур мәсьәләләр хакында сөйләшеп утырганын белдерә. М.Гафури

7) күч. Әһәмиятсез, игътибарга алырлык булмаган. Алар арасында вак-төяк сүз алышудан башка аерым аңлашу булмады. И.Гази. Аны вак-төяк эш белән генә берәр җиргә җибәрмиләр. Р.Мирхәйдәров. Аның уйларын сизгәндәй, Бәһрәмия дә, балаларга гына вак-төяк сүз катып, тынып калды. Ә.Баянов

2. җый. и. мәгъ. 1) Күләме ягыннан чагыштырмача кечкенә, игътибарга лаек булмаган җанлы-җансыз нәрсәләр, бөтен ваклы-төякле кирәк-ярак. Таза, нык келәтләрдә чәчүлек тә саклана, фураж да, колхоз кирәк-ярагына җыелган башка вак-төяк тә шунда иде. А.Гыйләҗев

2) Нечкәлек, бик кечкенә ваклыклар, детальләр. Нури карттан бөтен эшнең вагы-төягенә чаклы сөйләтмәкче була. М.Гафури . Димәк, аның белән, ныклап, барлык вак-төякләренә кадәр ачыклап сөйләшергә кирәк. А.Расих. Ул [Регина] әтисеннән күзәтүчәнлеккә, вак-төякне хәтердә калдыруга һәм үҗәтлеккә өйрәнгән иде. Т.Галиуллин

3) Әһәмияте зур булмаган мәсьәлә, эш-хәл, вакыйга һ.б.ш. Сүзне тормыштагы вак-төякләргә борырга туры килде. А.Шамов. Хатынының тормыш вак-төякләре белән борчыганын ул бер дә яратмады. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә