ВАКСЫТУ ф. 1. Кимсетү, түбәнсетү; мыскыллау, хурлау. Ни эшлисең, сүз көрәштереп, үзеңне ваксытыр хәл юк, аның әйткәненә каршы китмәдем. Г.Ибраһимов. Табигатемезнең яхшы яклары исә – горуранә, үзләрен ваксытмыйча, башка халыктан зур тотулары, сабыр, һәрнәрсәне күтәрә торган, үткен, һәрнәрсәне белергә кабил --- бер табигатьтер. Г.Газиз. Г.Исхакый «Җан Шәриф» имзасы белән язучыны кискен тәнкыйтьли, аларның Тукай мәрхүмнең кыйммәтле мәхәббәт хисенә тиешсез кагылуларын, ваксытуларын ачык яза. Мәдәни җомга 2. и. мәгъ. Мыскыллау, кимсетеп көлү, хурлау. Хәзрәт, мыскыллау кебек, үзен ваксыту кебек бер хис астында калды. Г.Исхакый Ваксытып алу Бераз ваксыту Ваксытып җибәрү Көтмәгәндә, бераз ваксыта башлау Ваксытып ташлау Кинәттән, көтмәгәндә бик каты ваксыту Ваксытып тору Еш, әледән-әле ваксыту |