ВАКСЫНУ ф. 1) Нәрсәне дә булса вак, әһәмиятсез дип санау. Сатулашып торуны ваксыну 2) Үзен түбәнсетү, дәрәҗәсен төшерү. Ул иптәшләре, хосусан яшьрәкләре белән артык ваксынмый, аларның уен-көлке, бозыклыклар турындагы сүзләренә бер дә катнашмый. Ш.Камал 3) Вак-төяккә игътибар бирү, вакчыл булу. Ваклыгы берлән җиһанның Ваксынасым килмәде, Ят үлемне каршы алдым, Ятсынасым килмәде. Ш.Бабич Ваксына башлау Ваксынырга тотыну Ваксына төшү Азрак ваксыну Ваксынып алу Бераз ваксыну Ваксынып йөрү Озак вакытлар дәвамында, һәрвакыт ваксыну. Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт, танышырга эзләп, ваксынып йөрмим. Г.Тукай. Рәис, үчегешеп, ваксынып йөрми, Зәйнәпкә карап, ярты сүз генә әйтә. А.Гыйләҗев Ваксынып карау Бик нык ваксыну Ваксынып китү Кинәт ваксына башлау Ваксынып тору Әле, хәзер, күз алдында ваксыну күрсәтү. Малайның әллә эше бик тыгыз иде, әллә ваксынып торасы килмәде, --- тавышын олыларча итәргә тырышып, сүз башлады. Г.Гобәй |