ВА’КСАЛАУ ф. Күннән эшләнгән нәрсәләргә вакса сылау, вакса белән чистарту, ялтырату. Эштән кайтуга, Вәгыйз аяк киемнәрен ваксалады. Ш.Әхмәдиев

Ваксалап алу Тиз арада ваксалау

Ваксалап бетерү Ваксалауны төгәлләү; барысын да ваксалау

Ваксалап җибәрү Бераз, җиңелчә генә ваксалау

Ваксалап кую Алдан ваксалау; ваксаланган хәлгә китереп калдыру. Әй, кызым, минем яңа штиблетларымны ваксалап куй әле. Ф.Әмирхан

Ваксалап тору Әледән-әле, еш ваксалау. Чаллыга укырга йөргәндә, бик игътибарлап, ваксалап тора идем мин аларны [туфлиләрне]. М.Галиев

Ваксалап чыгу Һәрберсен, берәм-берәм, ахырга кадәр ваксалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә