ВА’КСА и. нем. Туң май һәм балавызга корым кушып ясалган, гадәттә, күн әйберләрне чистарту, ялтырату өчен кулланыла торган крем. Походта итек чистарту иң кирәкле эшләрдән саналса да, щёткалары һәм ваксасы белән урман буендагы агач төбендә утырган итек чистартучы, әллә ничек, бик сәер булып күренер иде. Г.Ибраһимов. Вакса белән ялтыратылган сары күн курткасы кояшта ялтырап-ялтырап китә. Г.Ахунов. Кара Чыршы кибетеннән теш порошогы белән вакса, ислемай һәм «Пушки» папиросы кебек әйберләрне Нургали генә ала иде. М.Мәһдиев |