ВАКЛЫК и. 1) Күләм, зурлык ягыннан кечкенә, вак булганлык. Алмабикә яратуын ихлас күңелдән әйтте. Ләкин ул яратуда да ярма бөртеге ваклыгы сизелеп тора. С.Поварисов. Бәрәңгеләрнең ваклыгы эчне пошыра 2) Нечкәлек, җентеклелек, вак деталь. Бәхетлемен, ахры, Җир үзенең Сөйдерә алды бөтен Ваклыгын Һ.Такташ. Шәһәр урамнарын, зиннәтлерәк йортларны кешесез чакта, аулак иртәләрдә күзәтергә ярата Идрис, андый чакта шәһәрнең бөтен ваклыгы, барлыгы күзгә күренә торган була. А.Гыйләҗев. Инде менә ярты гасырга якын вакыт узган, әмма шушы вакыйга минем хәтеремә бөтен ваклыклары белән уелып калган. Ф.Латыйпов 3) Әһәмиятсез вакыйга, күренеш. Безнең гомер тулы һәр ваклыкка, Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка. М.Җәлил. Аннан [магнитофоннан], күңелдәге иң яшерен, иң нечкә хисләрне уятып, тормышның бар ваклыкларын оныттыра торган моң агыла. Р.Габделхакова 4) к. вакчыллык. Көлмәгез минем сүзләрдән, Табып ваклык хатасы. Г.Сәгыйров. --- бик җентекләп сөйләп чыгуымны ошатып та бетермәсләр, ваклык дип санарлар. Р.Хәйретдинова. Дөрес, хуҗа хатынның холкында ваклык бар барын, аның каравы, бик тәмле телле үзе. К.Тимбикова 5) күч. Дәрәҗәне, абруйны төшерә торган эш. – Мин анда кереп җавап бирүне үземә ваклык саныйм! – диде. Г.Ибраһимов. Китап сүзе адәм баласын түбәнлектән, рәхимсезлектән, ваклыктан аралаган. М.Вәлиев. Бу – аларның, шулкадәр ваклыкка төшеп, бер яртылык теләнүләре иде. Н.Хәсәнов 6) Әшәкелек; түбәнлек. Анда ни булса да, мондагы төсле кабахәтлек, ваклык, күңелсезлекләр булмаска тиеш. Ш.Камал. Буе кәтәнәй кешенең эче мәңге ваклык, хөсетлек, мәкер белән тулы була. В.Имамов |