ВАКЛАШУ ф. сөйл. к. вакчыллану. Сатыла торган әйберләр тирәсендә, безнең авылның бай кешеләре печән чабу, урак урдыру өчен алдан акча бирергә сатулашалар, урак урырга дисәтинәсенә ике тәңкә акча һәм бер пот арыш оны биреп ваклашалар иде. М.Галәү. Без күп телләр белән ваклашырга яратмый идек, бертын сатулашып торганнан соң, аралашу коралы итеп, инглизчәне сайладык. М.Юныс Ваклаша башлау Ваклашырга тотыну Ваклашып китү Кинәт ваклаша башлау Ваклашып тору Әле, күз алдында, хәзер ваклашу. Бу эш гараж һәм складлар каравылчысының вазифасына керми керүен, әмма гомере буена ялкаулыкның нәрсә икәнен белмәгән карт әллә ни ваклашып тормый. М.Шәрифуллин. Кешеләрнең сәламәтлегенә кагылышлы эштә акча белән артык ваклашып торуны кирәк дип санамыйм мин. В.Нуруллин |