ВАКЛА’У ф. 1. 1) Вак-вак, кечкенә кисәкләргә, өлешләргә бүлгәләү, вату, тураклау, аеру; вак итү. Койма буендагы такталарны, кисеп, утынга вакларга кирәк. М.Мәһдиев. Роторлы җайланманың җитешсезлеге – ул, гадәти барабанга караганда, саламны шактый күбрәк ваклый. П.Макаров 2) Эре акчаны шул ук суммадагы вак акчага алмаштыру. [Тәзкирә:] Соңгы егерме бишлекне вакларгамы? А.Гыйләҗев. Йөзлек кенә икән, әйдә, кассада ваклыйбыз... Н.Фәттах. Чөнки көне буе, акча ваклауларын үтенеп, аларның [кибетчеләрнең] үзәкләренә үтәләр. Ә мин – --- эреләндерәм. М.Мәһдиев 3) Бүлгәләү, төркемнәргә аерып карау. Тишковның максаты: Россия халкыннан бер милләт – россияннар милләте ясау. --- ул, милләтне конструкцияләп була, дип уйлый. Татарны ваклау шуның өчен кирәк. Татар календаре 4) Билгеле бер яшькә, вакытка җитү. Соңрак, үзенең дә кырык бишне ваклаганы, чәчләренең бәскә манчылганы исенә төште [Сәетнең]. Т.Галиуллин. Әлеге беренче очрашуыбызда янып торган егерме ике яшьлек егет булган якташым, күрше авыл егете Әхәт Гаффарыбыз да алтмышны ваклый икән ләбаса. В.Нуруллин 5) күч. Бөтен нечкәлекләренә кадәр игътибар итү, җентекләү, бөртекләү 6) күч. Көчне, энергияне, хисләрне, рухи байлыкны әһәмиятсезгә, вак-төяккә, кирәкмәгәнгә әрәм итү; тиз арада бүлү, таркату. Безгә, киләчәк алдында бик үк гаепле булып калмас өчен, җаныбызны вакламаска, намус, вөҗданыбызны саф килеш сакларга кирәк. Т.Миңнуллин. Кыйбламны җуеп әйтмим, җанымны ваклавым да түгел, һуштан түнәрлек хәсрәтемнән гаҗиз булып сөйлим... Б.Камалов. [Хисләремне] Төрле-төрле кисәкләргә Бүлгәләп вакламадым. Ә.Ерикәй 2. ваклап рәв. мәгъ. 1) Аз-азлап, өлешләп, өзек-өзек бүлгәләп. Фәния, кисәк-кисәк, ваклап сөйләшә торган теле белән, зарланып та алырга өлгерде. Ф.Яхин 2) Данәләп, берәмләп, берәрләп; килолап, граммлап. Күгендә-түшәгендә чалкан яткан, ваклап сатучыларның кыланышына өйрәнгән айның да исе китми. Т.Галиуллин. Электр энергиясен күпләп сату базарының яңа кагыйдәләре кертелгәч һәм ваклап сату базары кагыйдәләре кабул ителгәч, энергия белән тәэмин итүче оешмалар һәм энергия кулланучылар арасында үзара бәйләнеш нык үзгәрәчәк. Идел 3) Нечкәлекләренә төшенеп, җентекләп, төпченеп. Кыздырып барган кояш нуры астында, ваклап, тармаклап, җинаятьнең урынын сыйфатлап язды. Г.Ибраһимов ◊ Ваклап турау Артык төпченү, бөтен нечкәлекләрен дә исәпкә алу; җентекләү Ваклап алу Тиз генә ваклау, бүлгәләү, тураклау Ваклап ату Тиз-тиз, аннан-моннан вак кисәкләргә ваклау, бүлгәләү, тураклау Ваклап бетерү Бөтенесен ваклау; нәрсәне дә булса бик вак итү. Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир» дигән сүз генә бар иде, болар нишләтеп ваклап бетергәннәр! М.Мәһдиев. [Эльвира телеграмманы] --- башта – икегә, аннары дүрткә бөкләде, әкрен хәрәкәт белән ерткалады, тәмам теткәләп, ваклап бетерде. М.Маликова Ваклап кую Алдан ук вак кисәкләргә бүлгәләү; вакланган кисәкләр рәвешенә китерү Ваклап тору Әле, хәзерге вакытта ваклау. Яшь аналар балаларына ипи ваклап тора, сабыйлар кошларны ашата. Р.Батулла Ваклый башлау Вакларга керешү . --- алтмышын ваклый башлап, инде шактый олыгая төшкән чын остазның бераз сәер дә, ләкин шул ук вакытта ифрат гүзәл дә булган бу гамәлен, гаҗәпләнү катыш соклану белән, башларын чайкый-чайкый, байтак карап тордылар. Р.Вәли. Карап торам да, [эшне] бик ваклый башлагансың әле син, Нәфисә кодача. Г.Бәширов. Соңгы декаданы да ваклый башладык бит. Р.Төхфәтуллин Ваклый төшү Бераз ваклау; тагы да ваклау |