ВАКЛАНУ ф. 1. 1) кайт. һәм төш. юн. к. ваклау ( 1 мәгъ.). --- утын түмәркәсе, шыңгырдап, урталай ярыла да, сызгырып, ике якка оча. Шыңгыр да шыңгыр килеп, шул арада бер түмәркә, ике, өч... түмәркә вакланды. Г.Бәширов. Кәбестәне аерым тактада яки тагаракта, вакланганчы, тәпке белән бик яхшылап чабалар. Ю.Әхмәтҗанов. Юлга ташның бик нык вакланганын алып кайтып җәйделәр. Мәдәни җомга 2) Зурлыгы, күләме ягыннан кимү, кечерәю, вакка әйләнү; сыйфат, нәсел билгеләре начарлану. Хәдичәттинең соңгы елларда казлары вакланды. Азат хатын 3) күч. Катнашучылар арасында яшьләр күбрәк булу, ешрак яшьләр очрау, яшьләр тартылу; яшәрү 4) күч. Дәрәҗә төшү; сафлыкны, чисталыкны югалту. Әле бу чакта сүз кирәкми, хисләр әле вакланмаган, иң риясыз уйлар бары тик бер генә затка төбәлгән чак... А.Гыйләҗев. Шәхес ваклана, таркала, халыкның умырткасы булудан туктый. Т.Галиуллин. «Намус – зур!» – дигән идек, Намусын югалтканнарны Гаепләп йөргән идек. Инде җаннар вакланды – Вәгъдәләрне үтәмәдек, Намусыбыз тапланды. Э.Шәрифуллина 5) күч. Дәрәҗә төшерә торган әһәмиятсез эшләрдә катнашу. Бүген милләтнең дә, татар авылларының да иң йомшак урыны – менә шушы милли идеологиянең булмавы, халыкның вак максатлар белән ваклануы һәм кыйбласыз калуы ---. Мәдәни җомга 6) күч. Вак-төяккә әһәмият бирү; вакчыллык күрсәтү, вакчыллану. Әллә соң юбилей үткәреп вакланмыйсыңмы? М.Галиев. – Син аның ашап утырганын күргәнең бармы? – Ашау белән ваклана, ди! М.Галиев. Алар белән сүзгә килешмәм, тик Вакланырга нигә ул чаклы! Х.Туфан 2. вакланып рәв. мәгъ. Вакчылланып, вакчыллык күрсәтеп. Аның көлке хаталарын җаһилләр күрми, ә галимнәр, вакланып, тел әрәм итеп тормыйлар. А.Тимергалин Ваклана бару Вакыт үткән саен, акрынлап, тагы да ныграк ваклану. Бу инде хыялның буыннан-буынга ваклана баруын күрсәтә. М.Юныс. Аларның болай да түбән рухлары, үзара дошманлашып, бер-берсенең эшчәнлеген бозып, торган саен ныграк ваклана баралар. З.Мифтахов. Аяз Гыйләҗевнең хәзерге прозаның ваклана баруы турында, «уртача» әсәрләр күбрәк булуы хакында язуы һәм борчылуы урынлы. Г.Бәширов Ваклана башлау Вакланырга керешү. Тик Мәләкәстән кайткан бу асыл сөяк сыерның нәселе, ни хикмәттер, безнең Яуширмәдә мантый алмый, икенче, өченче буыннан ук, акрынлап, ваклана башлый, тора-бара, бөтенләй югала иде. Ә.Еники Ваклана төшү Бераз ваклану. --- бу дәүләтләрдә үзләренә бәйсезлек таләп итүче яңа этник группалар үзләре турында белгертә башлый, шул сәбәпле, Югославия һәм Чехословакия тагын да таркала, ваклана төшә. К.Фәсхетдинов Вакланып бару к. ваклана бару. – Чыныккан кешеләр кирәк. – Бик кирәк, югыйсә вакланып барабыз. Бала-чага күбәйде. Г.Ахунов Вакланып бетү 1) Бөтенлеге тулысынча бозылып, бик вак кисәкләргә вакланган булу. Сөрсеп, вакланып беткән, авыр сагыштан арыган, тормыштан йөз чөергән җаныңны уятырга, аны яшәүгә, өметкә, мәхәббәткә кайтарырга килдем мин сиңа… Г.Гыйльманов 2) күч. сир. Бик нык ваклану, вакчыллыгы көчәю. Эгоист кеше тормышта бик вакчыл була. Ул юнәлешен югалта. Ишетәсеңдер, хәтта олы галимнәр дә вакланып бетәләр...Т.Миңнуллин Вакланып җибәрү Кинәт ваклана башлау. – Бигрәк вакланып җибәрәсең кайчагында, – диде Сафура, ачуы килгәч. Гөлшаһидә Вакланып йөрү Әле, хәзерге вакытта тормыштагы юк-бар, артык вак әйберләрне ачыклау белән шөгыльләнү. Әйдә, балам, болар белән вакланып йөрмә. Т.Миңнуллин Вакланып китү Ниндидер сәбәп белән, кинәт кенә вакка әйләнү Вакланып тору Әледән-әле, һаман, гел ваклану, вакчыллык күрсәтү. Егет кеше шулай вакланып торамыни, дигән сыманрак итеп, чак кына турсаеп та куйды. В.Нуруллин. Ихтимал, бер көтү хатыннар алдында сүз куертудан качканмын, әллә инде, үземне егеткә санап, вакланып тормаганмын. К.Миңнебаев // юкл. форм. Бервакытта да вакланмау, һичкайчан вакланмау. Ләкин хак мөселман алай вакланып тормаган. Х.Сарьян |