ВА’К-ВАК рәв. 1. 1) Эре, озын булмаган, кыска итеп. Икенче классның иркен, чиста палубасында вак-вак кына атлап йөргән затлы киемле, мәһабәт ханымнарга, камыш көрсиләрдә, атынып, папирос көйрәткән кешеләргә үзенең татар икәнлеген, әнә шул койрыкта утырган, мең мәшәкать белән, нужа куып юлга чыккан авыл гыйбадлары белән кан кардәш икәнлеген күрсәтәсе килмәде аның. А.Гыйләҗев. [Ул] Ашыгып, каушап, карчыкларча вак-вак атлап, аның артыннан бара башлады. А.Расих

2) Аз күләмдә, аз-азлап, кечкенә-кечкенә итеп. Әхәт исә вак-вак кабып, тиз-тиз чәйнәп ашый иде. А.Гыйләҗев. [Гөлчәчәк] Чүмечтәге салкын суны самавыр астында таманлап, вак-вак йотымлап бөркеде дә арышны калын җәймә белән каплап куйды. К.Кәримов

3) Сизелер-сизелмәс һәм еш. Сабый бала, нә кылырга белми, анасы теләге белән ризалыгын белдереп, вак-вак баш какты. М.Хәбибуллин

2. с. мәгъ. Бик вак; берсеннән-берсе вак. Башмагымның башы – башка, басмас идем вак-вак ташка. Бәет. Җирән, этне күрсәтеп, тигез тезелгән вак-вак тешләрен ыржайтты. А.Гыйләҗев. Бәбиләр: нәни кызчыклар, малайлар, колыннар бәй-бәй итәргә яткач та, үләннәргә, яфракларга вак-вак көмеш тамчылар куна. А.Гыйләҗев. Менә бит, каенлык арасында әле дә вак-вак калкулыклар сибелеп ята. Ә.Баянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә