ВАКАНТЛЫ с. Эштә, фирмада, уку йортында, штатта каралып та, шул урынга хезмәткәр алынмаган, буш. Андый вакантлы урынга миннән башка да дәгъвачылар бардыр. Ф.Яруллин. А.И.Данилов һәм Н.А.Гуляев Казан университетына вакантлы вазифаларга киләләр. Я.Шәфыйков. Укытучы булыр өчен, вакантлы урын юк. М.Бөдәйли |