ВАКА’НСИЯ и. лат. 1) Штаттагы буш урын. Институтта вакансияләр юк. М.Мәһдиев. Бик шәп белә ул бу гәҗитне, бигрәкләр дә «Вакансия» дип язылган төшен. К.Кәримов. Безнең кафедрада бер өлкән укытучы вакансиясе бар. Х.Сарьян. Сугыш башланганнан бирле буш торган урын иде бу. Вакансия. А.Хәсәнов

2) күч. Беркем дә биләмәгән буш урын (йөрәктә, күңелдә). Йөрәгемдә бер матурга вакансия бар әле. М.Саттаров. Анда, күңелдә, дигәнем, урын бушмы? Безнең икътисадчылар телендә әйткәндә, вакансия бармы? Т.Галиуллин

3) хим. Структур берәмлекләрдән бушаган урыннар булу; кристалл челтәренең җитешсезлеге, дефекты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә