ВАК с. 1. 1) Күләме, зурлыгы ягыннан кечкенә; киресе: эре. Итле дөге сумсалары бик үк йомшак булмаса да, малай, вак тешләрен батыра-батыра, бер-ике тапкыр каерып капты… А.Гыйләҗев. Көлгән чакта, зәңгәр күзләре, вак җыерчыклар эченә төренеп, сөйкемле ялтырый. И.Гази. – Карагыз, – диде Нәсимә, – ашыкмыйча гына ашагыз, вак сөякләргә кадала күрмәгез. Ш.Камал. Ләкин алар ваграк куакларны тамырлары белән алсалар да, арадан берсенә – иң зур куакка көчләре җитмәгән. Д.Аппакова

2) Яшь, кечкенә. Бүлмә яныннан үтеп-үтеп киткән вак малайларны күреп кенә бераз рәхәт таба идем. М.Гафури. Вак кызлар, чыр-чу килеп, сызык уйный. С.Сөләйманова. Уенга вак балалар да килеп кушылды. М.Мәһдиев

3) Кечкенә бөртекле, тамчылы. Вак тамчылар салкын пыяла буйлап тәгәрәп-тәгәрәп төшәләр. С.Сөләйманова. Бөркеп яуган вак яңгыр аларның чәчләрен юып, муеннарына агып төшә иде. Ә.Айдар. Томан, бераздан, вак яңгырга әйләнеп, ява да башлады. А.Гыйләҗев

4) Төелгән, вакланган, уалган. Ярый әле, белеп өлгергәннәр, тиз генә Пучинкәгә төшеп, ярты шешәне алып менгәннәр дә, вак тәмәке салып, авызын каерып, шуны койганнар. М.Галәү. Өстәлдә вак тәмәке сала торган савыт тора. М.Гафури

5) күч. Икътисади яки иҗтимагый яктан зур булмаган, көчсез. Дөрес, бездә вак сәүдәгәрләр белән эре буржуа беркадәр дәрәҗәдә бар иде. Һ.Такташ. Шуның өстенә, ирекле вак җитештерүчеләр – крестьяннар һәм һөнәрчеләр – төрле дәүләт йөкләмәләре һәм налоглары белән интеккәннәр. Политэкономия. Миллионнарча вак ялгыз хуҗалыклар, ирекле рәвештә, колхозларга берләштеләр. Казан утлары

6) Түбән дәрәҗәдәге. Вак чиновник: «Син – җәнҗалчы! – диде. – Кәгазеңне ал да бар кит инде!» Г.Афзал

7) күч. Зур әһәмияткә ия булмаган. Яшь автор исә үзенчә – вак бәхет белән бәхетле иде. М.Мәһдиев

8) күч. Аз санлы. Вак отрядларны --- җыеп, полклар төзү --- нәүбәттә тора. Ш.Усманов. Безнең кебек вак төркемнәргә үтәргә бик җиңел иде. Ә.Айдар

9) күч. Җентекләп, зур игътибар белән эшләүне сорый торган (эш турында). Чәчүлек тары чүплерәк иде – җилгәрттерде. Җилгәргеч аера алмаган чүп-чарларны кул белән чүпләтте [Шәйхаттар бабай]. Дөрес, бик вак, бик ялыктыргыч эш булды бу. Г.Гобәй

10) күч. сөйл. к. вакчыл. Рәмзи абыең коточкыч үзгәрде, вак, көнчел әдәмгә әйләнде. В.Нуруллин

2. и. мәгъ. 1) Кирпеч, печән, агач кебек нәрсәләрнең вакланган, уалган оны, чүбе, тузаны. Кыз, җәһәт кенә иелде дә, сыер аягы астыннан салам вагын кулы белән сыпырып җыя башлады. Ә.Еники. Фатихның җилкәсенә коелган печән ваклары аның аркасын кычыттырып, тырнап торалар иде. А.Шамов. Чебиләр астына печән вагы кертеп салдым, маллар астын җыештырдым. Азат хатын

2) иск. Исни яки тел астына сала торган тәмәке тузаны; нас. Әфьюн ашау, вак салуны куячакмын, Җәдитләрне гайбәтләүдән туячакмын. Г.Камал. Мәгъсүмнең савыты берлә вагы онытылып калды. Хәят абыстай табып алды да иснәп карады, борыч исе кеби куәтле ачы ис борынына кереп, төчкерде. З.Һади

3) Суммасы түбән кыйммәткә ия акча; тиеннәр. Акчаларымның вагын бөтен ике йөзәрлекләргә алмаштырып, йөрәк өстенә бөти тектем. Г.Ибраһимов. Хәергә өләшә торган кәгазь акчаларым беткән, ваклар гына калган. Казан утлары

4) күч. сөйл. Акыл, зиһен; белем. Мин урысчаны [ярыйсы ук] төшенәм икән хәзер ---, шулай да, үзем сөйләшкәндә, вак җитеп бетми әле, еш төртеләм. Ш.Маннур

3. рәв. мәгъ. 1) Кыска адымлап. Секретарь исә мантосын, бик саклык белән генә, эч ягын әйләндереп элеп куйганнан соң, вак кына атлап, директор кабинетына кереп китте. М.Хәсәнов

2) Әһәмиятсез, кирәксез, мөһим түгел. Кара-каршы әйтешеп утырганда, Харраска Әскәр сүзләре бик вак тоелган иде, вакыты-вакыты белән йөзен җыерып кына тыңлады ул аны. К.Тимбикова. Бик кадерле нәрсәләр, олы тарих таләпләреннән чыгып уйлаганда, микроскопик вак булып калмыймыни?! А.Гыйләҗев

Вак балык кимс. Зур, әһәмиятле эшләр күрсәтмәгән, җәмгыятьтә әһәмияте бик кечкенә булган, икенче дәрәҗәдәге кеше. Мәкаләнең баш өлешендә, бик тәфсилләп, Янгураның медицина өлкәсендә кем булуы, аның кыю фикерле новаторлыгы һәм аңа каршы өерләре белән кузгалган вак балыклар турында язылган иде. Г.Әпсәләмов. Вак балыклар арасында йөзгән чабак (кебек). Вак-төяк, әһәмиятсез кешеләр арасында үзен дәрәҗәле күрсәтеп, ялтырап йөрергә яратучы, үзе дә алар чамасыннан күп ерак китмәгән кеше. Малайны да, мине дә беләләр, вак балыклар арасында йөзгән чабаклар түгел без. Ф.Хөсни. Вак бәрәңге кимс. Җәмгыятькә файдасыз, әһәмиятсез кеше. Вак бөҗәкләрне күреп тә филне абайламау ирон. Бик күренекле, бик әһәмиятле, билгеле нәрсәне күрми үтү, сизмәү. Ясыйсы нәтиҗәне алдан ук билгеләп кую – фактлар белән үзе теләгәнчә уйнауга, чебенне фил итүгә, яисә, киресенчә, вак бөҗәкләрне күреп тә, филне абайламый узуга китерергә мөмкин. И.Нуруллин. Вак җанлы Вөҗдансыз, әхлаксыз, түбән; вакчыл (кеше турында). Мин сине олы йөрәкле, кыю егет дип йөрсәм, син, Әнвәр, вак җанлы мещан икәнсең. Р.Ишморат. Вак җанлылык Вөҗдансызлык, түбәнлек; вакчыллык. Куркаклыкны, вак җанлылыкны берничек тә аклап булмый. Ш.Хөсәенов. Вак иләк Бик нечкәләп, җентекләп үткәрелгән тикшерү. Вак иләктән иләү (уздыру, үткәрү) Берәр эшкә бик җентекләп тикшереп сайлап алу. Вак кеше Вак табигатьле, вакчыл, ваксынучан, тормыш вагына батып яшәүче, холыксыз, бәйләнчек кеше. Вак кул бай Вак сатучы, вак товарчы, вак сәүдәгәр. Вак пешка Коллективта, җәмгыятьтә әһәмияте бик кечкенә булган, абруйсыз, дәрәҗәсез кеше. Унлап кешене тоттыруы өчен генә гитлерчылар аның җинаятен гафу итмәячәк. Ул һаман вак пешка булып калачак. Г.Әпсәләмов. Вак салу иск. Вак тәмәкене тел астына салу. [Мәгъсүмнең] Эче пошар, вак салыр, шуның берлә башын җиңелләндерер, кайгысын таратып, күңелен юатыр иде. З.Һади. Вак сүзле Вакчыл, юк-бар кимчелекләр таба торган. Сөйкемле әнкәсенең хәзер әнә шулай вак сүзле, кырыс чырайлы, көнчел һәм бәйләнчек каенанага әверелә баруы бик аяныч иде. Г.Бәширов. Вак сүзлелек Вак сүзле булу. Аның Хәбирәсе – качып киткән хатыны – бу өйдә ике нәрсәдән газап чикте: берсе – Сафаның аз сүзлелеге, --- ә икенчесе – Мәликәнең бик күп һәм бик вак сүзлелеге иде. А.Шамов. Вактан турау 1) Нәрсәне дә булса бик ваклау. [Лоточы:] 6, 19, 2, 7, 3, 2. [Кәрим:] Бигрәк вактан турый башладың. Г.Камал; 2) Җентекләү, бөтен нечкәлекләренә кадәр игътибар итү, җиренә җиткерү. [Биюче] Гыйльми түтигә аеруча ошады: «Һәй, вактан да турый инде, әй, рәхмәт төшкере!» – [диде ул]. Г.Бәширов. Вак тараканга азык булу сөйл. Бирелгән вәгъдәләр, корылган планнар үтәлмәү, тормышка ашмау. Әмма ул вәгъдәләр, халык әйтмешли, вак тараканга азык булып кала. Г.Ахунов. Вак халык 1) Иҗтимагый әһәмияткә ия була алмаган, тормыш ваклыкларына батып калган кешеләр; 2) Югары сыйныфлар яки үзләрен беренче сорт санаучы түрәләр, чиновниклар каршында «кара халык ». Вак чабак кимс. к. вак балык. Сәүдә дөньясында Африкан Африканычның исеме билгеле. Ул Исмәт кебек вак чабакларга сәлам дә бирми. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә