ВАЙ ы. 1. 1) Кинәт куркып киткәндә, аптыраганда, авырткан-сызлаган вакытта әйтелә. Вай! Тагын соңга кала бу бала. Ф.Әмирхан. Ух маңгаем, вай, вай. Д.Аппакова. – Вай, харап булдык! – диде карчык. Мәҗмугыл хикәят 2) Шигырьләрдә, җырларда иҗек санын тутыру өчен файдаланыла. Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы. Җыр. Ай Дилбәр, вай Дилбәр! Йөзең гөлгә тиң, диләр, Күңелең күктәй киң, диләр. М.Фәйзи. Ай Сөнбел, вай Сөнбел! Керфегең – гөл, күзең – күл. Сөйгәнемне үзең бел! М.Фәйзи. Ай нужа да вай нужа, Кемнәр башыннан уза! Н.Исәнбәт 2. хәб. функ. к. аптыраш. Бай – ахыры вай. Мәкаль. Болай да вай, тегеләй дә вай. Икесе дә күңелне өшетә. Р.Ишморат. Китсәң дә вай! Китмәсәң дә вай! Г.Камал. Алай китерсәм дә вай, болай китерсәм дә вай. Г.Әпсәләмов ◊ Вайга алмау Эшне, сүзне, зарны, фикерне игътибарсыз калдыру, аларга ис китмәү |