ВАЗ КИЧҮ ф. фар.-тат. 1) Якын кешеләрдән яисә нинди дә булса эштән, хокуктан баш тарту, алардан файдаланмау. Аннары, утырып барырга мөмкинлек булганда, нигә ул мөмкинлектән ваз кичәргә тиеш, ди, әле мин? В.Нуруллин. [Николай II] Улы Алексей файдасына тәхеттән ваз кичә. Х.Кәрим. Чөнки бик тәкъваланып китте: йорт эшеннән ваз кичеп, намаз-нияз булып йөри башлады. М.Мәһдиев 2) Кире уйлау, кире кагу, алдагы фикерне инкяр итү. Ләкин, шул уй уңае белән, төенчекне тагын бер тапкыр тотып карагач, ул уеннан ваз кичте. Ш.Камал. Кәефе кырылган, җаны бәргәләнгән чакларда, әтисе, еш кына «Хаҗ кылырга иде! Зәмзәм сулары белән юынып, изге җирләрдә дөнья гөнаһларыннан ваз кичәр вакыт җитте», – дип сөйләнергә ярата. Ф.Латыйфи. Ник кәнсәләргә барудан ваз кичкән соң ул? Г.Гыйльман. Чөнки мин аларның күбесенең, гаиләле булгач, андый фикерләрендән ваз кичәчәк икәнчелекләрен сизә идем. Шура |