ВАЗИФА и. гар. 1) Үтәлергә тиешле бурыч, өскә йөкләнгән эш. Авыруларга ярдәм күрсәтү – минем төп вазифам. М.Хәсәнов. Бу вазифаны, башлыча, Хөснетдин үтәде. Ш.Камал. Янгынга каршы чаралар буенча нормалар һәм кагыйдәләрнең үтәлешен тәэмин итү һәм саклау управление вазифаларына керә. Авыл хуҗалыгы куркынычсызлык техникасы. Моны күреп, батучыларны коткару вазифасын башкаручы ике егет йөгереп килеп җиттеләр. К.Миңлебаев 2) Үзеннән алдагы исем белдергән әйбер яки кеше функциясенә керешү, аның сыйфатларын алу, аңа тиеш хезмәтне башкару, аның урынына хезмәт күрсәтү хакында. Йомшак чирәмгә басып, каз бәпкәсе көтеп йөргән малайлар өчен, авыл урамы – матурлык чыганагы, үзенә күрә күргәзмә залы, сынлы сәнгать музее вазифасын үтәгән. Р.Мөхәммәдиев. Анысы – мәхәббәткә сусаган яшь йөрәкләрне очраштыру-кавыштыру, ягъни елганың үзенә күрә бертөрле яучылык вазифасы. Ф.Яруллин. Сыйныфта кизү торучы малай үз эшен онытканга, укытучыга кизүлек вазифасын да өстенә алырга туры килде. М.Мәһдиев 3) Берәр оешмада, предприятиедә алып барган хезмәте, эш урыны белән бәйле бурычлар. Берничә көн үтүгә, Шәйдулла, ат абзарына килеп, өлкән ат караучы вазифасын кабул итеп алды. М.Мәһдиев. Гомәр кызы Лилия, гражданлык бурычын намус белән үтәп, авыл мөгаллимәсе вазифасын башкарып кына калмый; шунда гомерлек юлдашын таба, гаилә кора һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең тышка бәреп чыгарга әзер табигый таланты ачылып китүгә җирлек әзерли. Т.Галиуллин 4) иск. сөйл. Хезмәт хакы. Аларның аена 15 – 20 тәңкә вазифалары өчен баш ватып, көн уздырып --- утырыр хәлем юк. Г.Камал |