ВАЗЕЛИНЛА’У ф. Вазелин сөртү, вазелин тидерү, вазелин белән майлау. Ул, иң беренче эш итеп, сыерның җиленен, яхшылап, җылы су белән юды, аннары вазелинлады. М.Мәһдиев

Вазелинлап алу Бераз гына вазелин белән майлау

Вазелинлап бетерү Бар җирен дә вазелин белән майлау, вазелин ягу

Вазелинлап кую Алдан ук вазелин сөртү, вазелинланган хәлгә китерү

Вазелинлап тору Даими рәвештә вазелин сөртү

Вазелинлап чыгу Һәрберсен берәм-берәм вазелинлау

Вазелинлый башлау Вазелинларга тотыну

Вазелинлый төшү Бераз вазелинлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә