ВА’ЗА и. фр. Җиләк-җимешләр салу, чәчәкләр утыртып кую яки бүлмә бизәү һ.б. өчен кулланыла торган, төрле формаларда ясалган декоратив савыт. Җиңел ак өстәлләр --- бәллүр вазалардагы җиләк-җимеш --- күз явын алып тора иде. Т.Әйди. Суынгач, паштетны кисеп, тәлинкәләргә яки вазаларга матур итеп тезеп, табынга чыгаралар. Ю.Әхмәтҗанов. Кунак табынына ваза белән чәчәкләр куйсаң, матур була. Йорт эшләре. Хуҗабикә, берничә вазага тутырып, алмалар чыгарды. Сөембикә |