ВАҖИБ с. гар. 1) дини Дин гамәлләрендә үтәлүе тиешле булган, мәҗбүри (зарурилык дәрәҗәсе буенча фарыз гамәлләргә якын торган гамәл-гыйбадәт турында). Хатыннар һәм сабыйлар кебек җомга фарыз булмаган кешеләргә гает намазлары да ваҗиб түгелдер. Ә.Максуди 2) иск. кит. Мәҗбүри үтәлергә, вакытында башкарылырга тиешле, үтә кирәкле. --- җиткән кызны тапшыруда ашыгу – савап, бәлки ваҗиб эштер. Г.Камал. Тәрәкъкыйга чакыра торган музыка – ваҗип уктыр. Г.Тукай 3) Өскә йөкләнгән, эшләми калу мөмкин булмаган. Сезгә ваҗибтыр миңа ярдәм кылу. Г.Тукай |