ВАЕМСЫЗЛЫК и. Эшкә, тормышка, кешегә карата салкын караш, игътибарсызлык; гамьсезлек, битарафлык. Чишмә, янына килгән кешегә, ваемсызлык түгел, сабырлык бирә. С.Сөләйманова. Балачакның татлы назлары, үсмер вакытның ваемсызлыгы – барысы да кеше булырга өйрәнү өчен кирәк икән. М.Юныс . «Эх, дуамаллык, эх, ахмаклык», – ди ул, ачынып һәм, үзенең бала вакытта артык шуклыгы, ваемсызлыгы аркасында, биш классны бетерер-бетермәс, укуын ташлавын исенә төшерә. Ә.Еники. Ничек кенә аңлатып, ни белән генә аклап булыр икән мондый ваемсызлыкны! Г.Минский



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә