ВАЕМСЫЗЛАНУ ф. Бернәрсә турында да уйламау, борчылмау, ваемсызлык күрсәтү, уйсыз-исәпсез яшәү; гамьсезләнү. Бу вакыт Асылгәрәйнең шуннан башка бер кайгысы да юк, бөтен дөньясы түгәрәк кебек иде. Һай шулай ваемсызланмаган булсачы Асылгәрәй! М.Шабай. Әхәт Идриснең торган саен ваемсызлануына игътибар итте. А.Гыйләҗев

Ваемсызлана бару Торган саен ныграк ваемсызлану, игътибарсызлыгы арту. --- әбиләренә кунакка барганда гына парлашып йөргән, күзгә күренеп ваемсызлана барган ирләрен, җилтерәтеп, спектакльгә алып китәләр. Т.Мөбарәков. Нәби көн саен йомыла, ваемсызлана бара. К.Тимбикова

Ваемсызлана башлау Ваемсызлык билгеләре күренү

Ваемсызлана төшү Бераз ваемсызлану

Ваемсызланып бетү Тәмам ваемсызлану

Ваемсызланып карау Бик нык ваемсызлану

Ваемсызланып китү Кинәт ваемсызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә