ВАЕМСЫЗ с. 1. 1) Дөнья мәшәкатьләреннән, кайгысыннан, борчуыннан азат, гамьсез, уйсыз-исәпсез. Урам шау-шуы, атлыларның һай-һулап чаптырып үтүе дә, дистәләрчә кырыктартмачыларның малларын мактап кычкырышуы да, яшь-җилкенчәкнең ваемсыз уен-көлкесе дә ишетелми. Ф.Латыйфи. Ә болай рәхәт, ваемсыз бала чагыбызның соңгы көнен берничә сәгатькә булса да озайтканбыз, ичмаса… В.Нуруллин

2) Эшкә салкын карашлы, эш турында уйламаучан, игътибарсыз. «Пөхтәлек», «сафлык», --- «мәрхәмәт», «тәүбә» кебек сүзләр, акрынлап, телдән төште, онытылды. Бу хәл, табигый буларак, әдәбиятта, сәнгатьтә дә кире чагылыш тапты, әдәбиятка телсез, димәк гамьсез, ваемсыз язучылар килде. А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. Бернәрсә белән дә кызыксынмыйча, уйламыйча, гамьсезлек күрсәтеп, исе китмичә. Ваемсыз булып, гүя кешеләр арасыннан түгел, ә урман эченнән барам. М.Галиев. Бураларда он тулып ятканда ваемсыз гына йөргәннәр иде, тора-бара, бу хәл күп читенлекләр тудырды. А.Гыйләҗев. Хәзер иң мөһиме – тыныч һәм ваемсыз калып, бернәрсәне дә расламаска һәм кире какмаска. Т.Галиуллин. Никадәр генә ваемсыз булып күренергә тырышса да, Әпипәнең борчылуы һәм үкенүе ачык сизелә иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә