ВАЕМЛЫ с. 1) Берәр нәрсә турында борчыла, уйлана, хәсрәтләнә торган, хәсрәте булган. Бар иде, дип, бер ваемлы бала, халкым мине бер яд итәрме? Н.Арсланов

2) Уйлы-исәпле, тормышка җитди карый торган; җитди, төпле акыллы. Аерым кеше ихтыяры түгел, идарә системасы үзе ваемлы сакчылларны күтәрсен, үсендерсен, җәмәгать милкенең кадерен белмәүчеләрне, исрафчыларны җавапка тартсын иде. Казан утлары

3) Борчуны, нәрсәдер турында уйлануны чагылдырган. --- бу титанның йөзе нигә шулай борчулы, нигә шулай ваемлы соң әле? Р.Сабиров. Түрдә утыручы кызның ваемлы йөзе күренә. Ш.Камал. Бикмаев, Никонов, Фазлый ваемлы чырай белән килеп керәләр. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә