ВАЕМ и. гар. 1) Нәрсә турында булса да кайгыртучанлык, борчу; гамь, уй-исәп. Бүгеннән башлап, бер-ике атнага, ул клиника ваемнарыннан бушанып торачак. М.Маликова. Мифтахта ул ваем түгел иде инде. Г.Бәширов. Килер иде, «ваем» дигән нәрсә җитми… М.Әмир 2) Кайгы-хәсрәт. Яшь картайтмый, ваем картайта. Мәкаль. Ни гамь – бөлсәм? Әгәр үлсәм – ни ваем? Дәрдемәнд. Башыңда ваем булса, дөньяның шатлыгы, куанычлары күзгә күренми шул. Г.Бәширов ◊ Ваемга да алмый Гамьсез карый, уйлап та карамый. Һи, ул инде бу шелтә бирүләргә күнегеп беткән, ваемга да алмый. Ваемга керү Кеше хәлен аңларга тырышу, уртаклашу. Мостафа Алексейның --- һәркемнең хәленә, ваемына керә белүен, кайгыртучанлыгын [ошатты]. К.Нәҗми. Ваем чигү Берәр хәсрәт кичерү, кайгыдан өзгәләнү. Алай булгач, өйлән, дус, чикмә ваем. Г.Тукай. Ваемы юк Бернәрсә өчен дә борчылмый, бернәрсә турында да уйламый, эше юк, дигән мәгънәдә. Бу баланың бернәрсәдә ваемы юк. Р.Төхфәтуллин |