ВАДИ и. гар. сир. кит. 1) Таулар арасындагы уйсу җир, тарлавык, чокыр. Разведканың инженер-техник эшчеләре таулардан кайтарылган җиһазларның иң кыйммәтлеләрен түбәнгә – вадига озаталар. Ә.Айдар 2) Коры үзән, елга үзәне. Кайчандыр зур елга узган киң бер вади – коры үзән. Р.Әхмәтҗанов |