ВАГОНЛЫК с. Саннардан соң килеп, шул кадәр сандагы вагоннарга җитәрлек яки сыярлык. Әллә ничә мең вагонлык күмер тауларыннан, болытларга таба сузылган морҗалардан, көйгән нефть исе белән катыш эсселек чәчелеп тора. Ш.Камал. Ике вагонлык чан төбенә егерме-егерме биш пот балыкны сибеп салгач, Шәрәфи агай, үзенең кыска саплы матур көрәген ак кар кебек тоз эченә бик оста гына чумырып алып, берничә мәртәбә чәчеп җибәрде. Ш.Камал |