ВАГОНЛЫ с. Саннардан соң килеп, шул сан исәбендәге вагоннары булган, шул сандагы вагоннардан торган. Иң азакта килә торган дүрт-биш вагонлы состав – юл күрсәткеч поезд булып --- күперләрне, ваттырып, һавага күтәртеп килә. Ш.Усманов. Әлегә юл буш түгел, анда кырык вагонлы йөк поезды туктап тора. Г.Ахунов |