ВАГОНЛАП рәв. 1) Саннардан соң килеп, шул кадәр вагонга сыярлык, шул вагон күләмендә яки чамасында, дигән мәгънәне белдерә. [Җылымнан] Ике вагонлап балык чыккан. Ш.Камал

2) күч. Бик күп, зур күләмдә. Балыкны без аны вакытында вагонлап озата торган идек. Ш.Камал. – Ул чагында аракыны – чиләкләп, мичкәләп, селёдканы – вагонлап, кыярны баржалап җибәрер идек, – диде поручик. К.Тинчурин. Салам түбәләр дәвере иде әле ул чаклар. Гайсә, вагонлап, шифер ташырга тотынды. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә