ВАГОНЕ’ТКА и. фр. Тар колеялы яки асылма юлларда йөк ташу өчен файдаланыла торган ачык өсле кечерәк вагон. Кешеләр өч вагонетканы чак-чак тутырганда, без Насрый абыең белән дүртне тутырып ташлыйбыз. Ш.Камал. Тегесе гадәттә ике-өч кеше этеп йөртә торган вагонетканы берүзе этеп алып бара иде. М.Хәсәнов. Мескеннәр [атлар], гомерләре буена шунда – җир астында – вагонетка тартып интегәләр икән. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә