ВАГОН и. фр. 1. 1) Тимер юлда: юлчылар йөртү һәм йөк ташу өчен махсус җиһазландырылган, тәгәрмәчләр өстенә утыртылган корылма. Ул үз вагонына җәһәт кенә сикереп керде дә, күз ачып йомганчы төенчеген алып чыгып, ике состав арасыннан вокзалга таба йөгерде. М.Мәһдиев. Поезд кузгалып киткәч, Ильяс, вагонның өстәге сәкесенә менеп, почмакка ятты. И.Салахов. Алдагы вагоннар ягыннан дөбердәгән тавыш килде, тәгәрмәчләр күндәм кузгалыштылар ---. А.Гыйләҗев 2) Шул корылма тулырлык яки шундый корылмага сыешлы йөкнең, әйбернең микъдар күләме. [Сезгә] Бер вагон да икмәк җибәрелмәс. Ш.Усманов. Бер вагон кирпечне тиз бушатып бетерделәр. Казан утлары 3) Кырчылык, төзелеш, юл салу, тимер юл һ.б.ш. тармакларда торак итеп яки кирәк-ярак саклау өчен файдаланыла торган, күчереп йөртерлек итеп эшләнгән корылма. [Ул] Тракторчыларның кыр вагонына да бик еш барып йөри башлый. Р.Төхфәтуллин 4) Вакытлыча яшәү яки төн куну өчен җиһазландырылган һәм, бер урыннан икенче урынга күчерү өчен, тәгәрмәчләр яки чана өстенә утыртылган кечкенә өйсыман корылма. Без, вакытлыча торырбыз, дип урнашкан вагонда биш ел яшәдек. Сөембикә 2. рәв. мәгъ. Саннардан соң килеп, бик күп, чиксез, хисапсыз күп, дигән мәгънәне белдерә. Бу мидә бардыр [наданлык] ун вагон, «Минбеләмлек» дәгъвасы – бер мең вагон. Г.Тукай |