ВАГАЮ ф. 1) Кечерәю, бәләкәйләнү, вак хәлгә килү; киресе: эреләнү. Ә җир һаман бездән ераклаша, андагы үләннәр, вагаеп, сузылып, артка кала баралар. С.Баттал

2) Кыскару, ваклану. Әкренләп, аның адымнары вагайды. М.Галәү

3) күч. Әһәмияте, мөһимлеге кимү яки югалу. Сүз үлем яки тормыш турында барганда, барлык тормыш мәшәкатьләре вагая. А.Гыйләҗев

Вагаеп бетү Тәмам вак хәлгә килү

Вагаеп калу Алдагы белән чагыштырганда, ниндидер сәбәптән соң, хәзер вагракка әйләнү

Вагаеп килү Әз-әзләп вагаю

Вагаеп китү Хәзер, соңгы вакытта вагаю

Вагая бару Торган саен вагракка әйләнү. Кешеләр гәүдәгә вагайганнан-вагая барып, иң ахырында, мичтә әвен сугарлык кечкенә кешекәйләр булып калачаклар, имеш, дигән карашка корылган. Н.Исәнбәт. Ярга якынлашкан саен, дулкыннар вагая бара, ләкин алар барыбер ишле һәм көчле әле. З.Хөснетдинов

Вагая башлау Ваклыгы сизелү, вагаерга тотыну

Вагая тору Берсе артыннан берсе вагаю; торган саен ныграк вагаю

Вагая төшү Беркадәр, бераз вагаю. Каланың бу як читендә йортлар вагая төште. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә