ВА-БАНК рәв. фр. 1) Карта уенында: уенчының иң зур ставкасы; картасын ачып та карамыйча, уенга билгеләнгән барлык акчасын конга куеп. Шуның өстенә, Мөхәрләмов Афзалованың сөйләгәннәрен дә, миндә булган башка мәгълүматларны да белми, кәрт уены сөючеләр теле белән әйтсәк, «ва-банк» уйный иде. Ф.Галиев 2) күч. Югалтудан курыкмыйча, бернәрсәгә карап тормыйча, зур тәвәккәллек күрсәтеп. Нигә миңа Сабит абый хуҗалыгын алып калмаска?! Нигә аны Ихласка бирергә?! Нигә ва-банк бармаска?! А.Гыйләҗев |